Казанда «Хәтер шәме» акциясе узды

22 июньгә каршы төндә Татарстан башкаласында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» йөреше узды. Акцияне «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге, Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге оештырды.

Акция Горький паркындагы Мәңгелек ут янында башланып китте. Йөрештә катнашучылар ике сәгатьтә Җиңү паркына барып җитте, Мәңгелек ут янына чәчәкләр һәм шәмнәр куйды.

Акциягә Су асты диңгезчеләре берлеге, Чик сакчылары бергәлеге, «Хәрби туганлык» ветераннар оешмасы, Казан предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы кушылды.

Чара кунаклары арасында Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Татьяна Ларионова да бар иде. Ул чыгышында ТАССРның Җиңүгә керткән өлешенә игътибар итте.

«1941 елның 22 июнендә сугыш башланган. Ул көннең иртәсе борчулы һәм көтелмәгән хәбәр алып килгән. Еллар узган саен сугышта катнашучылар кими бара. Бу Брест крепосте да, Мәскәү дә, Сталинградтагы Павлов йорты да – һәр җир кисәген безнең ата-бабалар яклаган. Ул вакытта Татарстан көчен һәм фронтка ярдәм итү теләген күрсәткән. Күп кенә авыл кешеләре бөтенесен дә фронтка җибәреп барган. Оборона предприятиеләре фронтны тәэмин иткән, Татарстан заводлары һәм фабрикалары югары темплар белән эшләгән. Моны онытырга ярамый», - дип ассызыклады парламентарий.

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабеддинов: «бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, без Горький паркындагы Мәңгелек уттан Җиңү Паркындагы Мәңгелек утка кадәр җәяү бардык, анда безне чик сакчылары, студентлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре көтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре