Газетага язылу

Казанда XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы бара

«Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына илнең 77 төбәгеннән 1 меңләп дин әһеле һәм кунак килде. Алар «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырышта катнаша.  

Шулай ук бу көнне дин әһелләре төркемнәргә бүленеп 3 дискуссион мәйданчыкта эшләячәк. Алар дин, милләт, тел, үзаң мәсьәләләренә фикер алышачак. Соңрак делегатлар «Казан» агропаркында «Russia Halal Expo 2024» күргәзмәсен дә карый алачак.

Иртәгә алар Изге Болгар җыенына барачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре