Казанда хоккей буенча “Дуслык кубогы” турниры башланды

Казанның Спорт сараенда хоккей буенча “Дуслык кубогы” турниры башланды. Быел ул дүртенче мәртәбә оештырыла. Турнирны ачу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгат Сәфәров, республиканың Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Казанда “Дуслык кубогы”н уздыру традициягә әйләнде. Парламент башлыгы турнирга даими ярдәм итеп килгән өчен дини конфессияләр вәкилләренә, республика җитәкчелегенә һәм тренерларга рәхмәт белдерде.

Төрле дин әһелләрен боз мәйданында берләштергән “Дуслык кубогы” Бөтенроссия хоккей турниры 2021 елдан бирле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, Татарстан Хоккей федерациясе, шулай ук Казан епархиясе һәм Диния нәзарәте башлангычында уза. Быелгысында Россиянең 6 төбәгеннән 10 команда, 200дән артыграк спортчы катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре