Казанда хокук бозган автоинструкторны хөкем итәчәкләр

Казанда укучыларга ЮХИДИ имтиханы мәсьәләсен акча түләп хәл итәргә вәгъдә иткән автоинструкторны хөкем итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

"Тикшерү версиясе буенча, 2018-2019 елларда 41 яшьлек автоинструктор Казанның бер автомәктәбендә, машина йөртү хокукына имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен, алты укучыдан 134 мең сум акча алган", - дип сөйләгән Галиев.

Асылда, ир вәгъдәсен үтәргә җыенмаган, ә акчаны үз ихтыяҗларына сарыф иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Казан Татарстан автомобиль автосалон автоинструктор

Көн хәбәре