Быел Казанда җылылык бирү сезоны 20 апрельдә төгәлләнәчәк. Татарстан башкаласы мэриясенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр ителгән.
“Гидрометеоүзәк фаразларына караганда, бүген көндез Казанда +18 градуска кадәр җылыта. 23 апрельгә кадәр республикада аномаль эссе һава көтелә. Тәүлеклек уртача температура нормадан +9...+15 градуска югарырак булачак”, – диелгән хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез