Казанда җылыту сезоны башланды

Казанда җылыту сезоны бүген, 29 сентябрьдә башлана. Халык белән дә элемтә оештырылган. Бу хакта Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

«Бүген контроль органнар җылыту чорына әзерлекнең тулы көчкә әзер булуын раслады. Бүгенгә социаль өлкәнең 876 объекты, шул исәптән 655 мәгариф объекты һәм 110 сәламәтлек саклау объекты җылылык җибәрүгә әзер», – диде ул.

Гыйниятуллин узган атнада җылылыкны вакытыннан алда җибәрү мөмкинлеге турында әйтелүен искә төшерде. «Бүген 285 социаль учреждение җылылык белән тәэмин ителгән», – дип ассызыклады ул.

Аның сүзләренчә, җылылык белән тәэмин итү объектларының, йортларның үзәк җылыту системаларының һәм социаль өлкә объектларының техник әзерлеге 1 сентябрьгә тәэмин ителгән. 15 сентябрьгә шәһәрнең торак йортларының әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, шулай ук җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык челтәре компанияләренең җылыту чорына әзерлек паспортлары алынган.

Халык «Ачык Казан» («Открытая Казань») системасында «Җылылык җибәрү» («Пуск тепла») махсус баннеры аша, шулай ук 236-41-23 телефоны буенча гариза бирә ала. Моннан тыш, гаризаны Татарстан башкаласы мэриясенең 222-7-222 телефоны буенча колл-үзәге аша бирергә мөмкин. Элемтә линияләре 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Төнлә гаризаларны робот кабул итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре