Быел Татарстан башкаласы Россия Федерациясенең барлык 89 субъектыннан килгән ЗАГС органнары җитәкчеләрен кабул итә. Киңәшмә эшендә шулай ук Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Федераль салым хезмәте вәкилләре катнашачак.
Киңәшмәнең максаты – Россия Федерациясе субъектларының ЗАГС органнарының үзара хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген арттыру, аларның эшчәнлеген методик яктан ныгыту һәм төбәкләрдәге иң яхшы эш тәҗрибәләрен тарату.
Катнашучылар ЗАГС органнары эшчәнлеген модернизацияләүгә бердәм карашлар эшләү, цифрлы технологияләрне һәм ведомствоара хезмәттәшлекне кертү, шулай ук җитәкчеләрнең идарә итү компетенцияләрен үстерү мәсьәләләрен тикшерәчәкләр.
2012 елдан башлап, ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәләре Санкт-Петербург, Красногорск, Воронеж, Екатеринбург, Түбән Новгород, Уфа, Калининград һәм Салехард шәһәрләрендә узды. Чараны Казанда үткәрү төбәкләр арасындагы еллык һөнәри диалог һәм тәҗрибә уртаклашу традициясен дәвам итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез