Узган елда Казанда законнар һәм таләпләрне бозу очраклары 65 процентка арткан: барлыгы 247 меңнән артыграк карар чыгарылган. Шул ук вакытта салынган штрафлар күләме 112 процентка үскән. Ел йомгаклары буенча барлыгы 546 миллион сумлык штраф түләтелгән. 2023 елдагыга караганда 82 процентка зуррак сан бу.
2024 елда муниципаль парковкаларга түләмәү очраклары ишәйгән. Ике тапкыр диярлек! Бу хәл түләмәүчеләрне теркәү системасын камилләштерүгә бәйле. Узган елда парковка өчен түләмәүнең 225 меңнән артыграк очрагы ачыкланса, 2023 елда әлеге күрсәткеч 120 мең генә тәшкил иткән.
Узган елда урамда законсыз сәүдә итүчеләргә 2079 карар чыгарылган. Алар барлыгы 5,9 миллион сумлык штрафка тартылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез