Казанның Вахитов районы суды зәркән заводы хезмәткәрен сак астына алган. Хатын-кыз ким дигәндә 40 млн сумлык зәркән әйберләре урлауда гаепләнә. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, хатын-кыз агымдагы елның августыннан октябренә кадәр үзе эшләгән предприятиенең сейфыннан зәркән әйберләрен яшерен рәвештә алып торган.
Чараны билгеләгәндә, суд гаепләнүче кылган дип фаразланган җинаятьнең авырлыгын һәм характерын, шулай ук аның шәхесенә кагылышлы мәгълүматларны исәпкә алган.
Тикшерүче хатын-кыз иректә калса, качарга, җинаять эшендә катнашучыларга басым ясарга яки тикшерүгә башкача комачауларга мөмкин дип санаган.
Хатын-кызга аеруча зур күләмдә урлау маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез