ЛДПР партиясенең Татарстан бүлеге Казан хакимиятеннән партия лидеры Владимир Жириновский хөрмәтенә шәһәр урамнарының берсенә аның исемен бирүне сорады.
«Казанда Жириновскийга истәлекле урын булырга тиеш! Урам яки сквер. <...> Владимир Вольфович ил өчен 30 ел эшләде һәм гомеренең яртысын Россиягә багышлады. Хәзер Россиядән аның хөрмәтенә скверга исемен бирүләрен сорыйбыз!» — диелә ЛДПР партиясенең республикадагы бүлеге мөрәҗәгатендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез