Яңа сервисның мөрәҗәгатьләрне, белгеч катнашыннан башка гына, автомат рәвештә кабул итүе күздә тотыла.
Бу атнада Казанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча тәүлек әйләнәсе “тавыш ярдәмчесе” эшли башлаячак. Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев “Эшлекле дүшәмбе”дә белдергәнчә, ЖКХга кагылышлы теге яки бу мәсьәлә буенча +7(843)223-18-83 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.
 Яңа сервисның мөрәҗәгатьләрне, белгеч катнашыннан башка гына, автомат рәвештә кабул итүе күздә тотыла. Моннан тыш IP-телефонияне гамәлгә кертү дәвам итә. Ул хезмәткәрләрнең мөрәҗәгатьләр буенча ничек эшләвен күрү мөмкинлеген бирә. Хәзерге вакытта башкарма комитетның 15 объекты шушы системага тоташтырылган.
“Район хакимиятләрендә үткәрелгән анализ йомгакларына караганда, җавап бирелмәгән шалтыратулар саны 10 тапкыр кимегән”, – дип басым ясап әйткән Алиев
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез