Анда 2 меңнән артыграк йорт хайванын, шул исәптән көзәннәр, декоратив төлке, экзотик кимерүчеләр, балык, елан, бөҗәкләрне алып киләчәкләр. Фестивальдә спорт чыгышлары белән хозурланырга, хезмәт урынында файдаланыла торган этләрнең язмышларын белергә, шулай ук белгечләр белән киңәшләшергә мөмкин булачак.
Берничә тематик зона, шул исәптән «Хайванны урнаштыру зонасы» эшләячәк. Биредә хуҗасыз хайванны үзләреңә тәрбиягә алырга теләүчеләрне көтәчәкләр.
«Найди друга» хайваннар дөньясын саклауга ярдәм итү буенча Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Зоозабота» Хәйрия оешмасы 50дән артыграк эт һәм мәче алып киләчәк. Аларның барысы да сау-сәламәт, кешегә ияләшкән, прививкалы. Моннан тыш фестиваль кунаклары йортсыз хайваннар өчен приютларга ничек ярдәм итү турында беләчәк. Шулай ук токымлы мәче һәм этләр аллеясе, үсемлекләр күргәзмәсе, кул эшләрен сату, ярдәмче этләрнең һәм хезмәт урынында файдаланыла торган этләрнең чыгышлары күздә тотыла.
Фестивальгә керү – бушлай. Әмма сайтта алдан теркәлергә кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез