Казанда Космонавтлар урамы, 23 йортта газ җиһазлары белән бәйле хәл булган. 27 яшьлек ир-ат һәм хатын-кыз хәлсезләнеп, 7нче ГКБга китерелгән. Табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли. Бу хакта «Кazanfirst» яза.
Татарстанның Торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фатирда газ плитәсен һәм су җылыткыч колонкасын техник карау 19 августта үткәрелгән. Хәзерге вакытта фатирны газ белән тәэмин итү сүндерелгән.
Инспекция хәлнең сәбәпләрен ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте үз бурычларын үтәвен тикшерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез