«Болак яшьләр театры» актеры Азиз Әхмәдов 35нче яшендә вафат булган. Бу хакта театрның социаль челтәрләрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.
Октябрь аенда театр онкологик авыру белән бер елдан артык көрәшкән артистка ярдәм итү өчен акча җыю игълан иткән иде. Соңгы вакытта Азиз Әхмәдов Нью-Дели шәһәрендәге клиникаларның берсендә дәваланган.
Бүген кич театрда «Примадонны» спектакленең хәйрия күрсәтүе узарга тиеш булган. Аннан кергән акчаны актерны дәвалауга юнәлдерү планлаштырылган. Әмма артистның вафатына бәйле рәвештә спектакль күрсәтүне гамәлдән чыгарганнар.
Театр матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тамашачылар сатып алынган билетлар өчен акчаларын кире кайтара ала. Ә җыелган калган акчалар Азиз Әхмәдовның гаиләсенә тапшырылачак.
«Сүзләр табылмый, күңелдә бары тик авырту һәм бушлык. Без театр белән бергә яраткан артистыбызны, дустыбызны, якын кешебезне югалттык. Азиз, сәхнәгә чыккан һәр мизгелең, тамашачыларга бүләк иткән һәр елмаюың өчен рәхмәт. Без сине онытмаячакбыз», – дип язган театр коллективы.
Азиз Әхмәдов 2010 елдан бирле «Болактагы яшьләр театры»нда эшләгән. 2014 елда Казан театр училищесының эстрада артисты бүлеген тәмамлаган, аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына (хәзерге Казан дәүләт мәдәният институты) укырга кергән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез