Казандагы газ куллану станциясендәге шартлаудан зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк

Казан Кремле 12 июньдә газ куллану станциясендә шартлауга бәйле шәрехләмә бирде. Исегездә булса, фаҗига вакытында бер кеше һәлак булган, ике зыян күрүче 10 һәм 15 процент пешүләр алган.

-Газ белән бәйле станциядә янгын чыгу очрагын тикшерү бер ай дәвам итәргә мөмкин, - диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. - Тикшерү уздыра торган төркемне Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Родион Карпов җитәкли. Рөстәм Нургалиевич әлеге вазгыятьне килеп чыккан мизгеленнән алып хәзергәчә ниләр барганы һәм зыян күрүчеләрнең сәламәтлеге торышы буенча оператив мәгълүмат ала. Зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Лилия Галимова газ газ шартлау матди ярдәм шарлау

Көн хәбәре