Казандагы «Имәнлек» метро станциясенең кайчан эшли башлаячагы билгеле

Казандагы «Имәнлек» («Дубравная») метро станциясе эшне вакытыннан алдарак – 18 ноябрьдә 06:00 сәгатьтә яңартачак. Бу хакта «Метроэлектротранс» МУПы хәбәр итте.

Линиядә поездлар хәрәкәте тулысынча торгызылачак һәм штат режимында гамәлгә ашырылачак. Эш көннәрендә иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә линиядә 11 состав йөриячәк, хәрәкәт аралыгы 5 минут 3 секунд тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Дубравная» 3 ноябрьдән «Казметрострой»ның Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче чиратын төзү кысаларында эшләр башкаруы сәбәпле вакытлыча ябылган иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре