Газетага язылу

Казандагы юл һәлакәтендә зыян күргән 5 кешене хастаханәгә озатканнар

Кичә кич Казанның Җиңү проспекты метро тукталышы янындагы күпер астында Audi һәм Volkswagen Jetta машиналары бәрелешкән.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, һәлакәттә Volkswagen йөртүчесе гаепле булган – ул машиналар арасындагы тиешле араны сакламаган. Һәлакәттә Volkswagen автомобилен йөртүче һәм аның өч пассажиры, шулай ук икенче җиңел машинадагы пассажир зыян күргән. Зыян күргән биш кешене дә хастаханәгә озатканнар.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре