Татарстан Хөкүмәте Казанда 2024 елның 21 декабрендә беспилотниклар һөҗүмендә зарарланган «Лазурные небеса» торак комплексын торгызуга бюджетара трансфертлар тәкъдим итү тәртибен раслады.
Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Тиешле акчаны төбәкнең резерв фондыннан бүлеп бирәчәкләр. Аның өчен Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җаваплы була.
Хәзер Казан муниципаль берәмлеге зыян күргән торак комплексын торгызу буенча чаралар исемлеген төзергә, җирле бюджетта бу максатларга үз акчаларын бүлеп бирүне күздә тотарга һәм Татарстан Төзелеш министрлыгы белән килешү төзергә тиеш.
Ведомство гаризаны һәм тиешле документларны җиде эш көне эчендә карый. Акча бүлү яки бүлмәү турында карар тагын кимендә ун көн эчендә кабул ителә. Килешү төзегәннән соң акчалар ун эш көненнән дә соңга калмыйча шәһәр бюджетына күчерелә.
«Лазурные небеса» торак комплексында төзекләндерү-торгызу эшләре 2026 елның 1 августына төгәлләнергә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез