Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хәбәренә сылтама белән Татар-информ яза.
Тикшерү күрсәткәнчә, җитештерү биналарында бөҗәкләр табылган, ә цехларда юу һәм дезинфекцияләү чаралары кулланып дымлы җыештыру үткәрелмәгән. Моннан тыш, җитештерү өстәлләре тамгаланмаган, ә чи һәм әзер продукция өчен эшкәртү такталары бергә сакланган. Моннан тыш, белгечләр яраклылык срогы чыккан, шулай ук маркировкасыз продукцияләргә юлыкканнар.
Сайлап алынган әзер ризыкларда һәм тышкы тирәлек объектларыннан юып төшерүләрдә эчәк таягы төркемендәге бактерияләр табылган. Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итүенчә, суд оешманың эшчәнлеген 60 тәүлеккә туктаткан. Керү урыны мөһерләнгән, приставлар ресторан эшчәнлеген башкаруга тыюның үтәлешен контрольдә тота.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез