Казандагы төзелешләрдә армиядән качып йөргән 7 кешене тотканнар

Бүген Россия Тикшерү комитетының гарнизон буенча 384нче хәрби тикшерү бүлеге хезмәткәрләре эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә Казан төзелешләрендә рейд үткәргән һәм армиядән качып йөргән РФ гражданлыгы булган җиде чит ил кешесен тоткан. Аларны шундук шәһәрнең хәрби комиссариатларына китергәннәр.

«Узган һәм агымдагы елда РФ гражданлыгы алган 780нән артык мигрант исәпкә куелган. Мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк», – дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетында.

Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәткә барудан качып йөргән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Җәза 200 мең сумга кадәр штраф, ике елга кадәр мәҗбүри эшләр, ярты елга кадәр кулга алу яки шул ук вакытка иректән мәхрүм итү рәвешендә булырга мөмкин.

Россия гражданлыгы алучыларга вакытында хәрби исәпкә вакытында басарга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре