Полиция хезмәткәрләре Казан төзелешләренең берсендә рейд үткәргән һәм якын чит илләрдән килгән 37 кешенең документларын тикшергән.
Тугыз кешенең хокук бозуы ачыкланган. Хокук бозучыларга 5 кешегә «РФ территориясендә законсыз булу» һәм 4сенә «Тиешле рөхсәтсез эшләү»маддәләре буенча беркетмәләр төзелгән. Материаллар судка җибәрелгән.
Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре мигрантларны документсыз эшкә җәлеп иткән эш бирүчене дә тикшерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез