Киноклубтагы очрашуларны 129нчы мәктәпнең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбетов алып барачак. Ул эшендә кинопедагогика алымнарын куллана. Яңа формат укытучыларга рәсми булмаган шартларда аралашырга, фильмнар турында фикер алышырга һәм фикердәшләр табарга ярдәм итәчәк.
Кинокичә 18:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә магариф идарәсе.
Киләчәктә «Укытучылар йорты»нда башка төрле кызыксынулар клублары да ачылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез