Казандагы VK Fest фестивалендә беренче тапкыр татар артистлары чыгыш ясаячак

Казанда узачак VK Fest фестивалендә кунаклар каршында иң популяр татар артистлары: Альберт Нурминский, GAUGA, «Хижина Музыканта», Марат Яруллин, ОММАЖ, Ilgiz & Malsi Music, Al Su, Elina чыгыш ясар дип көтелә. Концерт «Идел» журналы ярдәмендә оештырыла.

«Татарстан - үзенчәлекле республика. Аның халкына, татар мәдәниятенә һәм традицияләренә хөрмәтебезне белдерәсебез килә. Безнең яңа сәхнәбез бу гаҗәеп төбәкнең гореф-гадәтләрен чагылдыра, анда тарих һәм хәзерге заман бергә үрелгән. Ул Казанда - шәһәр халкы өчен дә, кунаклар өчен дә - фестивальнең төп җәлеп итү нокталарыннан берсе булачак», - дип искәртте VK Fest җитәкчесе Зоя Новикова.

29 июньдә VK Fest «Казан» Гаилә үзәге янында илдә иң масштаблы ачык һавадагы концерт оештырыла. Фестивальне Олеся Иванченко һәм Дмитрий Журавлев алып барачак.

Төп сәхнәдә Баста, Три дня дождя, ZOLOTO, «Комната культуры», ХЛЕБ, Юлия Савичева һәм Элвин Грей чыгыш ясаячак. Чарага ВАЛЯ КАРНАВАЛ, Арсений Попов, Аня Pokrov, Utopia Show, ЖЕНЯ ЛИЗОГУБ, МИЛАНА Некрасова һәм Гурам Амарян да килә - инфлюенсерлар автограф-сессияләр үткәрәчәк, анда кунаклар алар белән аралаша һәм фотога төшә алачак. Билетларны vkfest.ru сайтында алырга мөмкин.

Фестиваль Татарстан Республикасы белән берлектә уздырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре