Газетага язылу

Казандагы Вознесенский тракты буенча транспорт хәрәкәте ел ахырына кадәр чикләнә

Татарстан башкаласында ел ахырына кадәр Вознесенский тракты буенча транспорт хәрәкәте чикләнә. Сәбәбе – су белән тәэмин итү челтәрләрен күчерү эшләрен башкару, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Шулай итеп, 12 октябрьдән 30 декабрьгә кадәр Вознесенский тракты буенча, Җиңү проспектындагы 105/1 нче йорт тирәсендә (Вознесенский трактыннан машиналарның Җиңү проспекты юнәлешенә төшү юлында) хәрәкәт туктатылып тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре