Газетага язылу

«KazanForum-2026» форумында беренче тапкыр ислам банклары съезды узачак

«Россия – ислам дөньясы: KazanForum-2026» халыкара икътисади форумында беренче тапкыр ислам банклары съезды узачак. Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Без Россиянең ислам илләре белән үткәрелә торган иң зур чарасын булдырдык. Бүгенге шартларда ислам тәрәзәсе – ул мөмкинлекләр тәрәзәсе», – диде Миңнуллина.

Ул шулай ук узган елда Казанда AAOIFI – ислам финанслары стандартларын булдыручы халыкара оешманың вәкиллекле үзәге ачылды, дип искәртте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре