#Kazanforum: Былтыр «Көньяк - Төньяк» коридоры буенча 24 миллион тонна йөк ташыганнар

Узган ел «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридоры буенча 24 миллион тонна йөк ташыганнар. Бу хакта «KazanForum»да Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев әйтте.

«Россия тимер юллары буенча – 10 миллион тонна, автомобиль юллары буенча – якынча 6 миллион тонна һәм Транскаспий маршруты буенча – 8 миллион тонна йөк ташыганнар. «Төньяк-Көньяк» – әһәмиятле юнәлеш. Шунысы мөһим, хәзер ул үсә, һәм бу – коры сүзләр генә түгел», – диде ул.

Вице-премьер искә төшергәнчә, «Төньяк-Көньяк» коридоры 2000 елда хөкүмәтара килешүгә кул кую нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Документка 12 ил кул куйган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре