Газетага язылу

«КазанФорум»да эшлекле хатын-кызлар трегы үз эшен башлап җибәрде

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум – 2026» ХVII халыкара икътисадый форумы кысасында «Хатын-кыз карашы» трегы үз эшен башлады.

«КазанФорум»да эшлекле хатын-кызлар трегы үз эшен башлап җибәрде

Дүртенче ел рәттән трек Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тәкъдиме белән уза. Быел мәйданчык икътисадта һәм бизнеста, мәгарифтә һәм сәламәтлек саклауда хатын-кызларның роленә юнәлтелгән.

Катнашучылар хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерүнең төп юнәлешләре, шулай ук Россиядә һәм ислам дөньясы илләрендә тармакларның цифрлы трансформациясе турында фикер алыша.

Форум башланып китүгә, катнашучыларга видеоэлемтә аша сәламләү сүзе белән РФ Чит илләр эшләре министрлыгының мәгълүмат һәм матбугат департаменты директоры Мария Захарова мөрәҗәгать итте. «Сезгә мавыктыргыч, нәтиҗәле эш, яхшы нәтиҗәләргә ирешүегезне телим», – диде ул.

Шуны да әйтергә кирәк: трек эшендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшлекле хатын-кызлар советы рәисе Аиша Мөхәммәд Әл-Мулла һәм Мисырның икътисадый эшлекле хатын-кызлар советы президенты Рим Сиамны да кертеп, 22 ил вәкилләре катнаша. Кунаклар арасында «Рабыня Изаура» телесериалында төп рольне башкаручы Луселия Сантус та бар иде.

Бразилия актрисасы хатын-кызларны заманча җәмгыятьне трансформацияләү, рухилык һәм ялгызлык кризисын җиңү өчен берләшергә чакырды. Актриса билгеләп үткәнчә, хәзерге хатын-кызлар еш кына ялгызлык хисе белән очраша, бу аларны гаиләдә дә, профессиональ мохиттә дә озата бара. Аның фикеренчә, нәкъ менә хатын-кызлар дөньядагы бүгенге вазгыятьне үзгәртергә сәләтле. «Безнең җәмгыятьтә хәзер булган бар нәрсә – көчләү, агрессия – ул без ир-атлар кагыйдәләре буенча яшәгәнгә күрә кылына. Хатын-кызлар исә матурлыкны тарата һәм тормышта алга таба барырга илһамландыра ала. Безнең авырлыкларны җиңәр өчен максат, көч бар», – диде Сантус. Ул хатын-кызларның мондый очрашуларын җәмгыятьне яхшы якка үзгәртергә сәләтле карарлар эзләү өчен бик мөһим дип атады. Моннан тыш Бразилия актрисасы Россия хатын-кызлары турында фильм төшерергә тели. Фильм зур шәһәрләрдә яшәүчеләр турында гына түгел, ә авыл хатын-кызлары хакында да булачак.

«Хатын-кыз карашы» мәйданчыгы эше турында журналистларга Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сөйләде.

– Быел без ясалма интеллект системаларын кулланып, төрле илләрдә хатын-кызларның нинди хәлдә булуын, аларның парламентка ничә хатын-кыз үтүен, зур оешмаларны ничә хатын-кыз җитәкләвен анализладык. Бу бер-беребезгә сорау бирү өчен эшләнде. Иртәгә исә Россия хатын-кызлар берлегенең, Евразия хатын-кызлар форумының аерым мәйданчыклары эшләячәк, – диде берләшмә җитәкчесе.

Алсу Нәбиева сөйләвенчә, тректа катнашу өчен төрле илләрдән килгән хатын-кызларны беренче чиратта безнең милли киемнәребез һәм ризыкларыбыз кызыксындырган.

– Хатын-кызлар һәрвакыт матурлыкка омтыла, шуңа күрә дә алар безнең изү-хәситәләребез, калфакларыбыз белән сокланды. Безнең төп максат – Казанга килгән кунакларда икенче елга да чарага әйләнеп кайту теләген уяту, – диде Алсу Нәбиева.

Хатын-кызлар трегын ачу тантанасында шулай ук БГӘ Эшлекле хатын-кызлар советы рәисе Аиша Мөхәммәд Әл-Мулла чыгыш ясады. «Беренче чиратта әлеге трекны оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә, мин бүген бөтен дөнья һәм Россия икътисадый бергәлекләре вәкилләре белән халыкара форумда катнашуыма һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булуына бик шатмын, – дип белдерде Аиша Мөхәммәд. – Бүгенге көндә Гарәп Әмирлекләрендә хөкүмәт органнарының яртысы белән хатын-кызлар идарә итә һәм югары звено инженерларның 65 проценты – шулай ук гүзәл затлар. Шуңа күрә дә безнең илебез бай».

Аның сүзләренчә, җитәкче урыннарда булган хатын-кызларның 78,8 проценты – яшьләр.

– Алар 6 миллиард күләмендә бәяләнә торган базарны контрольдә тота. Казанга үзебезнең тәҗрибә белән бүлешәсем килеп килдем. Минем төп максатым – хатын-кыз эшкуарларга ярдәм итү. Безгә уңышка ирешү бик авыр. Һәм моны бары тик дәүләт тарафыннан ярдәм булганда гына ирешеп була. Безнең ил җитәкчелеге һәрвакыт хатын-кызларга ярдәм кулы суза. Шуңа күрә дә без алдынгылар рәтендә, – диде Аиша Мөхәммәд.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре