#КаzanForum: Фәрит Мөхәммәтшин: "Җитди сорауларны ир-атлар үзләре генә хәл итә алмый, хатын-кызлар кирәк"

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы»трегы ачылды. Бу форум тарихында беренче мәртәбә оештырылган хатын-кызлар өчен мәйданчык.Трекның оештыручылары – Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре. Мәйданчык эшчәнлеге белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да танышты.

– Җитди сорауларны ир-ат үзе генә хәл итә алмый, янәшәдә зирәк хатын-кыз кирәк. Мондый чаралар юкка гына Казанда узмый. Бу танышу өчен, хезмәттәшлекне дәвам иттерү өчен яхшы мөмкинлек, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Без бу очрашуга әзерләндек. Казан кунакларны кабул итәргә әзер. Мин сезгә эшләрегездә уңышлар телим.

Хатын-кызлар трегында сәламәтлек, матурлык, мода, уңыш турында сөйләшәләр. Татарстан, Удмуртия, Кыргызстан, Мисыр, Монако кебек илләрдән килгән спикерларның чыгышлары узды. Сессия азагында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

KazanForum

Көн хәбәре