Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум-2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дагыстан Республикасы Халык Җыены Рәисе Заур Әскәндеров белән очрашу уздырды.
Парламентарийлар Татарстан һәм Дагыстан хезмәттәшлеген алга таба үстерү, шул исәптән парламентара элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Аерым алганда, бүген билгеле булганча, Татарстан Дәүләт Советы һәм Дагыстан Халык Җыены арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую планлаштырыла. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, парламентара килешү проекты эш тәртибендә әзерләнгән, һәм Дагыстан коллегаларына аны имзалау форматын һәм срокларын уйларга тәкъдим итте.
«Килешү парламентара элемтәләрне киңәйтергә генә түгел, ә безнең республикалар арасында ведомствоара мөнәсәбәтләр урнаштырырга да мөмкинлек бирәчәк», – дип саный Заур Әскәндеров.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда республикалар арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде, ул хәзерге вакытта уңышлы гамәлгә ашырыла.
Күптәнге тамырлары һәм ныклы традицияләре булган күпмилләтле республикаларның гуманитар элемтәләре дә актив үсә. Дагыстанда «Туган Тел» татар мәдәнияте иҗтимагый оешмасы, татарларның милли мәдәни автономиясе эшли. Татарстан территориясендә Дагыстан халыкларының 2 меңнән артык вәкиле яши: аварлар, лезгиннар, табасараннар, даргинлылар, рутуллылар, цахурлар, кумыклар, нагайлар. «Дагыстан халыклары мозаикасы» этномәдәни фестивале Татарстанның визит карточкасына әйләнде.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез