#KazanForum: Форумда ислам финансларын мошенниклардан сакларга өндәделәр

Росиядә ислам финанслары институты дәүләт катнашында һәм әһлак кануннарын исәпкә алып, эзлекле рәвештә гамәлгә ашырылырга тиеш. Бу хакта KazanForum кысасында узган түгәрәк өстәлдә Чечня хөкүмәте җитәкчесе – финанс министры Солтан Тагаев әйтте.

“Әлеге институт оешкан вакытта аңа намуссыз катнашучылар, мошенниклар килеп эләгүдән сак булырга кирәк, исламга тап төшермәсеннәр. Финанс террорчылык булырга тиеш түгел”, – диде ул.

Солтан Тагаев ислам финансларының озак вакытка исәпләнүен дә ассызыклады. “Бу икътисадый модель генә түгел, ә Коръән күрсәткән юл”, – диде финанс министры.

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. Ул Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре