KazanForum кысасында узучы футбол буенча "Көнчыгыш кубогы" турнирында катнашырга дип килгән танылган футболчы Александр Мостовой форум турындагы фикерләре белән уртаклашты.
"Бүген иртән "KazanForum” кысасында узган "Көнчыгыш кубогы"ның гала-матчында уйнадык. Шуннан туп-туры диярлек "Казан Экспо"га килдек. Форумны тулысынча карап чыгарга өлгермәдем дә әле. Әмма монда барысы да шәп булуына шикләнмим. Казанда булганым бар. Күчтәнәчкә чәкчәк алып китәм", - диде ул "ВТ" хәбәрчесенә.
Иртәгә танылган футболчылар "Яшь гвардия" лагерында узган турнир җиңүчеләрен котлаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез