#КаzanForum: Ясалма интеллект нигезендәге чат-бот журналистларның сорауларына җавап бирде

ChatGPT - ясалма интеллект нигезендәге чат-бот «КаzanForum» катнашучысы булды. Ул, башка спикерлар кебек үк, журналистлар сорауларына җавап бирде.

Иннополис Университетының ясалма интеллект институты директоры Рамил Кулеев әйтүенчә, уку йортында 2014 елдан башлап ясалма интеллект өлкәсендә җайланмалар уйлап табу белән шөгыльләнәләр. Сәнәгать, медицина тармаклары өчен уйлап табулары бар икән.
Директор аңлатканча, кайберләре халыкара базарда да урын тапкан. Хезмәттәшлекне тагын да арттыру нияте бар. Азия, Якын Көнчыгыш илләренә йөз тоталар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре