«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» халыкара икътисадый форумы кысаларында бүген «Икътисадны үстерү өчен хатын-кызларның халыкара кооперациясе» сессиясе узды, ул «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылды. Сессиянең модераторы булып Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән ислам финанслары буенча адвокат Фиона Кируби чыгыш ясады.
Сессиядә Татарстанны Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы, «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова тәкъдим итте.
«Икътисадны үстерү өчен хатын-кызларның халыкара кооперациясе» сессиясе икътисадый өлкәне үстерүдә хатын-кыз инициативасының әһәмияте турында фикер алышуга багышланган иде. Катнашучылар – төрле илләр һәм бизнес тармаклары вәкилләре. Алар икътисадның төрле секторларында хатын-кызларның берләштерелгән эшчәнлеге аша югары нәтиҗәләргә ирешү юллары турында сөйләделәр.
Сессия модераторы Фиона Кируби әйтүенчә, халыкара хатын-кызлар партнерлыгы күп тармакларда хатын-кызларның гомуми алгарыш өчен теләсә нинди чикләрне узарга омтылуын күрсәтә. «Бөтен планета хатын-кызлары, көчләрен берләштереп, кешелекнең гомуми иминлегенә ярдәм итә торган куәтле көч булдырырга сәләтле. «Россия-Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» халыкара икътисадый форумы кысаларында оештырылган «Хатын-кыз карашы» трегы нәкъ менә шундый мөмкинлекләргә ия. Ул бөтен дөньядан гүзәл затлар өчен уникаль мәйданчык тәкъдим итә», – диде ул.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова, республиканың банк бизнес-бергәлеген тәкъдим итеп, сессиядә катнашучыларга үзе җитәкчелек иткән филиалның мөмкинлекләре турында сөйләде. «Бүген авыл территорияләре – икътисадның төрле тармакларының үсеш ноктасы, ә хатын-кызлар әлеге процессларда мөһим катнашучы булып тора, аларның хезмәт сөючәнлеге һәм амбицияләре – авыл үсеше драйверы», – диде Ләлә Кәдермәтова.
Дөнья икътисады үсешендә хатын-кызларның әһәмияте турында БГӘ Эшлекле хатын-кызлар советы рәисе Фәридә Абдулла Камбер Әл Авадхи сөйләде. Ул аңлы рәвештә куллану культурасының роленә игътибар юнәлтте, чөнки нәкъ менә ул киләчәк буыннар сәламәтлегенең һәм тотрыклы икътисадый үсешнең нигезе булып тора. «Сәламәт икътисад көчле киләчәк төзергә сәләтле. Безнең һәр продуктны сайлау өстәмә файда китерергә тиеш. Мәсәлән, ризыкны сайлаганда, ул минем гаиләмнең сәламәтлеген яхшыртырмы яки зыян китерерме икәнлеге турында уйланырга кирәк, – диде Фәридә Әл Авадхи. – Без азык-төлек сайлауга җаваплы карарга һәм балаларыбыз өчен яхшырак киләчәккә өстенлек бирү кирәк булган катлаулы заманда яшибез».
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез