#KazanForum: Ислам банкингына бәйле экспериментны тагын 5 елга озайтырга тәкъдим иттеләр

Ислам банкингы (партнерлык финанславы) буенча экспериментны тагын 5 елга озайтырга тәкъдим ителде. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисадый форумы кысаларында сөйләштеләр. Әлеге тәкъдим белән партнерлык финанслары һәм инвестицияләр турында AAOIFI халыкара конференциясендә Россия Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе, депутат Анатолий Аксаков чыгыш ясады.

Депутат фикеренчә, ислам банкингын сынауны 2030 елга кадәр дәвам иттерергә кирәк. Шулай ук әлеге экспериментта яңа төбәкләр дә катнашырга тиеш, дип саный ул. Болар – Кырым, Чувашия һәм Ингушетия.

– Әлеге эшне 2030 елга кадәр озайту, географиясен киңәйтү Россиядә ислам финанслары мөмкинлеген тулырак күләмдә тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип саный Аксаков.

Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта ислам банкингына бәйле экспериментта 32 оешма катнаша. Шуларның 14е – Татарстанда. Анатолий Аксаков әйтүенчә, хәзерге сәяси чынбарлыкта ислам финанслары Россиягә ислам дөньясы белән икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Белешмә өчен
AAOIFI – ислам финанс институтларына ярдәм итүче хөкүмәтнеке булмаган оешма. 1991 елдан эшли. Штаб-фатиры Баһрейндә урнашкан. Оешманың төп максаты: бөтен дөнья буйлап ислам банклары һәм финанс оешмалары өчен бердәм стандартлар әзерләү һәм раслау.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре