#KazanForum: Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара яшь пешекчеләр турнирына бүген нәтиҗә ясаячаклар

Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2025» XVI халыкара икътисадый форумы программасы кысаларында ислам илләренең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр турниры уза. Турнирның икенче ярыш көне бара. Хәзерге вакытта аш-су өлкәсендә осталыкларын Сенегал, Тунис, Россия, Үзбәкстан, Согуд Гарәбстаны, Казахстан вәкилләре күрсәтә.

Гомумән, быел иң яхшы пешекче исеме өчен 16 илнең яшь аш-су остасы көрәшә. Былтыр катнашучылар 12 илдән килгән иде. Турнирның беренче көнендә үз ризыкларын Малайзия, Индонезия, Төркия, Азәрбайҗан, Ливан, Иран тәкъдим итте.

Турнир кысасында пешекчеләргә өч төрле ризык әзерләргә кирәк: кабымлык, кайнар ризык һәм тәм-том. Яшь пешекчеләр милли кухняга мөрәҗәгать итәләр, үзләренең осталыкларын эшкә җигеп, ризыкларга үзенчәлек өстиләр. Әзер ризыкларны халыкара һәм җирле белгечләрдән торган жюри тикшерә. Катнашучылар аларга ризыкның тарихы турында да сөйләргә тиеш.

Турнирга нәтиҗәләр 16 майда ясалачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре