#KazanForum: Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турнир катнашучысы Казан белән соклануын белдерде

Казандагы «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисадый форумы кысасында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара яшь пешекчеләр турниры башлана. 25 яшькә кадәр булган пешекчеләр осталыкта көч сынашачак. Турнирда 16 ил вәкиле катнаша. Былтыр 12 ил остасы ярышкан иде.

Согуд Гарәбстаныннан килгән аш-су остасы Рәгыя Мөхәммәд Әлбәләви Казанга беренче тапкыр килүе турында әйтте. Башкала аны таң калдырган. Кондитер булып эшләүче катнашучы сүзләренчә, Казанда яшеллек күп, кешеләр дә ягымлы һәм мәрхәмәтле. Ярышлардан ул тәҗрибә өмет итә.

Мәгьлүм булганча, турнир катнашучыларына үз иленең өч төрле ризыгын әзерләргә кирәк (кабымлык, кайнар ризык, тәм-том). Жюрига алар бу ризыкларны тәкъдим итеп кенә калмыйча, тарихларын да сөйләргә тиеш.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре