#KazanForum: «Казан Экспо»да Татар кулинариясе музее экспозициясе эшли

Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2025» XVI халыкара икътисадый форумы программасы кысаларында ислам илләренең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр турниры уза. Чара «Казан Экспо»да бара. Халыкара ярыш мәйданчыгында Татар кулинариясе музееның соңгы 50 елдагы милли кухня тарихы турында мәгълүмат тупланган экспозициясе эшли.

Биредә татар кухнясын популярлаштыручы, аш-су китаплары авторы, Татар кулинариясе йортына нигез салучы Юныс Әхмәтҗанов турында да мәгълүмат бар. Экспозиция ярты гасыр эчендә җәмәгать туклануының ничек үзгәрүе, башкаланың җәмәгать туклануы зур халыкара чараларда ничек эшләве турында да сөйли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре