#KazanForum: «Казан Экспо»дагы күргәзмәдә Татарстан осталары ярминкәсе эшли

«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икъдисадый форумы кысасында Russia Halal Expo күргәзмәсе ачылды. «Казан Экспо»дагы ике павильонда Россиянең төрле төбәкләре, чит илләр үзләренең продукциясен тәкъдим итә, инвестицион проектлар белән таныштыры.

Әлеге мәйданчыкта Татарстан осталарының ярминкәсе дә эшли. Биредә җирле кием-салым брендлары да, савыт-саба, кыл-кубыз, шәл, аксессуарлар сатып алырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре