#KazanForum: “Кazan Expo“ мәйданчыгыныда халыкара икътисади форумы эшли башлады

Татарстан башкаласында «Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисади форумы башланды. Бүген төп чаралар «Кazan Expo» күргәзмәләр залында бара.

Билгеле булганча, «Кazan Expo» мәйданчыгында 80нән артык чара узачак. Алар арасында дискуссия, эшмәкәрләр очрашуы, мода күрсәтү, файдалы фикер алышулар каралган. Моннан тыш форум кысасында журналистлар өчен махсус матбугат очрашулары да каралган. «ВТ» хәбрәчеләре дә форум мәйданчыгында эшли.

Мәгълүм булганча, икътисади форумга 85 илдән 15 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Азәрбайҗан, Иран, Малайзия, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан һәм башка илләрдән делегацияләр бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2023»

Көн хәбәре