Татарстан башкаласында Ислам дөньясы илләренең мәдәният министрлары съезды ачылды. Очрашуда дистәдән артык дәүләт министры катнаша. Чара Казан Ратушасында уза. Сүз уңаеннан, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары съезды Россиядә тәүге тапкыр уза.
Съездга Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова да килде. Ул Россиянең ислам дөньясы илләре белән мәдәни мөнәсәбәтләрне ныгытуны мөһим алым дип атады.
Исегезгә төшерәбез, Ислам дөньясы илләренең мәдәният министрларының 13 конференциясе карары буенча Казан шәһәренә 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелде. Моңа бәйле рәвештә бай программа әзерләнә, 12 чара планлаштырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез