Казанда узучы хәләл ярминкәдә катнашучы Биектау эшкуары Илүзә Гәрәева әйтүенчә, бүген милли орнаментлы киемнәргә ихтыяҗ бик зур.
«Үзегез дә сизәсездер, бүген халык милли орнаментлы әйберләргә бик нык тартыла. Бүген әлеге тематика бик актуаль. Кеше миллилеккә сусаган. Моны ярминкәдә сатып алучыларның күп булуы да раслый», - ди милли орнаментлы кием-салым җитештерүче.
Эшкуар сүзләренә караганда, милли орнаментлы продукция арзан да тора алмый. «Аның мәшәкате һәм чыгымнары күбрәк», - ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез