Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» XVI халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында «Хәзерге заманда дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен яклауда дәүләт аудиты» сессиясе узды, аның эшендә Россиянең, кайбер чит илләрнең һәм РФ субъектларының контроль-хисап органнары вәкилләре катнашты. Тректа катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Татарстан ислам берләшмәсе илләре белән икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча багланышлар башында тора. Мисал өчен, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре белән товар әйләнеше 2024 ел нәтиҗәләре буенча 38% ка арткан һәм 8 миллиард долларга якынлашкан. Һәм Татарстанның ИХО илләре белән товар әйләнешенең мондый динамикасы инде берничә ел рәттән күзәтелә. Бу Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеге стратегик характерда булуын һәм Татарстанның, Россиянең алдынгы субъектларының берсе буларак, бу юнәлештә алдынгы позициядә торуын ышандырырлык итеп күрсәтә», – диде Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, контроль-хисап органнары дәүләт идарәсе системасында торган саен зуррак роль уйный. “Дәүләтләрнең аудиторлык хезмәтләре элемтәләре закон чыгаручылар өчен парламент контроле функцияләрен нәтиҗәле гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Бүген тышкы һәм эчке дәүләт финанс контроле институтларын камилләштерү, чит илләрнең югары аудит органнары белән мөнәсәбәтләрне җайга салу, намуслылык мохитен формалаштыру, коррупцияне профилактикалау, дәүләт органнарының хисаплылык һәм ачыклык культурасын үстерү мәсьәләләре аеруча мөһим, – диде Татарстан парламенты башлыгы. – Илкүләм проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру, ил үсешенең өстенлекле бурычларын хәл итү, димәк, кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен булдыру турыдан-туры шуңа бәйле».
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез