Татарстан Рәисе илчеләргә KazanForum да катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул дөньяда вәзгыять тотрыксыз булып калуын билгеләп үтте – ел башында Якын Көнчыгышта яңадан низаг кабынды. «Безнең форум Россия һәм ислам дөньясының уртак тынычлык, тотрыклылык һәм үзара файдалы үсеш кыйммәтләренә тугрылыгын күрсәтә торган мәйданчык булырга тиеш», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия өчен ислам дөньясы белән партнерлык тышкы сәясәтнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булды һәм булып кала да. Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре заманча дөнья төзелешенең кайбер проблемалары буенча нисбәтле алымнар нигезендә хезмәттәшлек итә, үз мисаллары белән цивилизацияләрнең конфликтсыз диалогы мөмкинлеген раслый.
«Татарстан, Россиянең алдынгы, сәнәгать ягыннан алга киткән һәм инновацион субъектларының берсе буларак, мөселман илләре партнерлары белән хезмәттәшлекнең алгы рәтендә тора. Рәсми дәрәҗәдә дә, эшлекле дәрәҗәдә дә даими диалог саклана. Үзара визитлар ясала, уртак проектлар гамәлгә ашырыла, гуманитар көн тәртибе тәкъдим ителә», – диде республика Рәисе.
Ул хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстанның ИХО әгъзалары булган илләр белән товар әйләнеше 7,3 млрд доллар тәшкил иткән. Бангладеш, Йәмән, Индонезия, Иордания, Иран, Катар, Марокко белән тышкы сәүдә әйләнеше сизелерлек арткан. «Татарстан – экспортка юнәлтелгән төбәк. Без сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең киң спектрын тәкъдим итәргә әзер. Безнең республика инвестицияләр өчен ачык», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Татарстан һәм ислам дөньясы арасындагы гуманитар багланышларны Рөстәм Миңнеханов өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады. Белем бирү программалары үсеш ала. Республиканың әйдәп баручы югары уку йортларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән меңләгән студент белем ала. Белгечләр алмашу программалары киң юнәлешләр буенча һөнәри компетенцияләрне баетырга мөмкинлек бирә. КФУның Үзбәкстандагы һәм Мисырдагы филиаллары уңышлы эшләп килә. Элемтәләрне ныгытуга төрле мәдәни инициативалар ярдәм итә.
Очрашу кысаларында республика Рәисе илчеләрнең игътибарын туры һава юллары ачу мәсьәләсенә юнәлтте. Бу эшлекле элемтәләрне шактый гадиләштерә, туризмны һәм гуманитар алмашуларны стимуллаштыра.
«Татарстанда еш кына эре халыкара вакыйгалар һәм очрашулар уздырыла. KazanForum белән беррәттән бу – Глобаль яшьләр саммиты, Нефть-газ химиясе һәм Энергетика форумнары, Kazan Digital Week форумы һәм башкалар. 2024 елда бездә БРИКС саммиты узды. Быел «Россия - АСЕАН» саммитын уздыру планлаштырыла. Сезнең илләрегездә Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен актив алга сөргән өчен рәхмәт белдерәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары сәламләү сүзләре белән Бәхрәйн, Кыргызстан, Гыйрак, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Судан, Малайзия, Иран, Мали, Таҗикстан, Сингапур, Иордания һәм башка дәүләтләрнең дипломатик миссияләре вәкилләре чыгыш ясады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез