Татарстан башкаласында узачак «KazanForum» кысасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары форумы үтәчәк. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Форумның быелгы темасы – «Күпполяр дөнья дипломатиясе». 2024 елгы форумда 20ләп илдән (Россия, Үзбәкстан, Мисыр, Казахстан, Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Уганда һ.б.) 50ләп тышкы сәясәт экспертлары килер дип көтелә. Чара кысасында дөньяның төрле почмакларыннан килгән белгечләр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашачак.
– Әлеге форум 2016 елдан бирле үткәрелә. Бу еллар дәверендә форумда 40лап илдән 250 яшь дипломат катнашырга өлгерде, – диде министр.
Быелгы форумның темасы турында Ринат Садыйков:
– Ул актуаль. Хәзер дөнья әнә шуңа таянып үсәргә тиеш. Башкалар белән сөйләшә белергә һәм килешә белергә кирәк, – диде. – Хәзерге заманда ниндидер аерым бер дәүләтнең генә өстен чыгуы дөрес түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез