
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумында катнашучыларга Казанга килүләре өчен Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәхмәт белдерде. Ул катнашучы илләр делегацияләренең барлык әгъзалары өчен дә Россия Федерациясенә һәм Казанга визит файдалы һәм кызыклы булачагына ышаныч белдерде.
Бу хакта Марат Хөснуллин бүген форумны уздыру уңаеннан үткәрелгән тантаналы кабул итүдә белдерде.
Кабул итү «Казан Экспо» ХКҮдә И. Шакиров исемендәге концертлар залында узды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм форумны әзерләү белән шөгыльләнүче командага чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Сезнең Татарстанда булуыгыз мөмкин кадәр файдалы булыр дип ышанам, диде Марат Хөснуллин, чакырылганнарга мөрәҗәгать итеп.
Искәртәбез, Марат Хөснуллин «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum»форумы комитеты рәисе булып тора. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, барысын да сәламләп, «бүген барысы да форум чараларында бик актив эшләделәр», дип билгеләп үтте.
Иртәгә KazanForum катнашучыларын һәм кунакларын шулай ук күпсанлы чаралар көтә, алар арасында - «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форумының пленар утырышы.
Тантаналы кабул итүдә шулай ук Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим, Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Казан һәм Татарстан башкаласының мәдәни мирас объектлары турында фильм күрсәтелде.
Кичә кунаклары өчен Кәрим Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры уйнады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез