#KazanForum: Миңнеханов, Хөснуллин һәм Фәйзуллин IPM 2025 күргәзмәсен карады

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, илнең төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзрахманов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисадый форумы кысасындаузучы International Property Market халыкара милек күргәзмәсен карады.

Биредә үк Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы, Яшел Үзән районы һәм “Точно” компаниясе арасында килешү имзаланды. Ул Яшел Үзән районында “Васильевский остров” инвестиция проектын тормышка ашыруда хезмәттәшлек итүне күз уңында тота.

IPM 2025 күргәзмәсе 5 мең квадрат метрдан артык мәйданда урын алган. Биредә алдынгы торак комплекслар, Россия төзелеш оешмалары, шулай ук, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Әзәрбайҗан компанияләреннән шәһәр төзелеше концепцияләре һәм технологик чишелешләр тәкъдим ителгән.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов KazanForum минниханов

Көн хәбәре