#KazanForum: Ольга Любимова: "Бүген ислам илләре актив үсештә"

Россия эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен ачык. Бу хакта Россия мәдәният министры Ольга Любимова Ислам дөньясы илләренең мәдәният министрлары съездында әйтте. Очрашуда дистәдән артык дәүләт министры катнашты. Сүз уңаеннан, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары съезды Россиядә тәүге тапкыр үтә.

– Бүген ислам илләре актив үсештә, сәүдә, финанс, инновация, фәнни-гамәли тикшеренүләр өлкәсендә казанышларга ирешә, – диде Ольга Любимова. – Россия киң эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен ачык, элемтәләрне ныгыту һәм яңа партнерлар булдыруны да күздә тота.

Федераль министр әйтүенчә, зур мөселман дәүләтләренең БРИКС оешмасына кушылуы да әһәмияткә ия.

Утырышта билгеле булганча, Россия ислам дөньясы илләре белән мәдәни чаралар алмашу программасын уздырырга ниятли.

– Без Россия мәдәниятенең бөтен потенциалын эшкә җигәргә әзер. Ә бу 3,5 меңгә якын музей, 60тан артык театр, 42 меңнән артык китапханә, илебез буенча караганда 100 меңгә якын мәдәният учреждениесе дигән сүз, – диде министр.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре