#KazanForum: Рөстәм Миңнеханов ИХО илләре мәдәният министрлары белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да KazanForum-2025 кырларында узды. Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Рөстәм Миңнеханов KazanForum делегатларын сәламләде һәм форумның мөһим өлеше Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәдәният министрлары съезды булуын билгеләп үтте. «Мондый чаралар безне якынайта. Без ИСЕСКО оешмасы белән тыгыз эшлибез», – диде республика Рәисе.
Ислам дөньясы илләренең мәдәният министрларының 13 нче конференциясе карары буенча Казанга 2026 елгы ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелгән иде. Шуңа бәйле рәвештә киләсе елда 12 чара планлаштырылган. «Бу карар өчен рәхмәт белдерәм һәм сезне безнең чараларда катнашырга чакырам», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе министрларга.
Жанна Алексеева билгеләп үткәнчә, Россия ислам илләре белән киң эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен ачык. «Без барлык кунакларга съездда катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез. Безгә мәдәниятне үстерү, мәдәни диалогны ныгыту буенча сезнең тәҗрибәгез кызыклы. Бүген безнең хезмәттәшлекнең мөһим өлешләре яңгырады. Мәдәни мирасны саклау иң мөһимнәрнең берсе булып тора. Без хезмәттәшлекне алга таба үстерергә телибез», – диде РФ мәдәният министры урынбасары.
Аннары мәдәни дипломатияне ныгыту буенча үз теләкләрен һәм тәкъдимнәрен Иран, Индонезия, Мавритания, Сомали, Гвинея-Бисау вәкилләре белдерде.
Казан беренче тапкыр Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары съездын кабул итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре