Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum да катнашучы дәүләтләрнең Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов барысына да «Россия – Ислам дөньясы: «KazanForum»16 халыкара икътисадый форумында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, күпләр өчен форумда катнашу инде күркәм традициягә әверелде.
 «Соңгы елларда республикабызның башкаласы Казан шәһәре төрле форматтагы халыкара чаралар уздыру урынына әверелә. Узган елны алсак, бу «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турниры һәм БРИКС линиясе буенча берничә очрашу һәм чаралар, шул исәптән октябрьдә дөнья лидерлары катнашында берләшү саммиты. Мин инде «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең традицион утырышлары турында әйтмим дә, алар ел саен бик күп иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләрне, дипломатларны, галимнәрне, бизнесменнарны җыя. Һәм монда сезнең роль, сезнең өлешегез зур. Сезнең илләрдә Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен актив алга сөргәнегез, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлегенә керткән өлешегез өчен рәхмәт, – диде Татарстан Рәисе. – Күп халыкларны һәм төрле дин кешеләрен берләштергән Россия өчен ислам дөньясы белән партнерлык тышкы сәясәтнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булды һәм булып кала бирә».
 Россиянең әйдәп баручы субъектларының берсе буларак, Татарстан мөселман илләре партнерлары белән үзара хезмәттәшлекнең авангардында тора: рәсми һәм эшлекле дәрәҗәдә даими диалог саклана, үзара визитлар ясала, уртак проектлар гамәлгә ашырыла, гуманитар көн тәртибе алга сөрелә. Бу эшкә бәяләп бетергесез өлешне дипломатик миссияләр кертә.
 Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, машина төзелеше, энергетика, фармацевтика, цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек перспективалы. Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекнең даими үзәгендә мәдәният, фән һәм мәгариф, туризм һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә багланышларны киңәйтү мәсьәләләре тора.
 Киләсе елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкалаларының берсе статусын йөртәчәк. Әлеге истәлекле вакыйга кысаларында күп кенә мөһим чаралар уздыру планлаштырыла, диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны шушы чараларга чакырып. Тулаем алганда без хезмәттәшлеккә әзер һәм үзара файдалы уртак проектлар буенча эшләргә әзер, диде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанга килүләре өчен рәхмәт белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез