
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Энергетика министры урынбасары Роман Маршавин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, эре машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Очрашу алдыннан Әнвәр Ибраһим мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.
Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министрына Татарстанга визиты һәм KazanForum-2025тә катнашуы өчен рәхмәт белдерде. "Сезнең белән бергә форумда эшлекле даирәләрдән зур делегация катнашуы сөендерә. KazanForum инде өч ел федераль статуста уза һәм Россиянең мөселман дөньясы илләре белән хезмәттәшлеген җайга салуның төп мәйданчыгы булып тора. Шулай ук Сезнең „Россия - Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеме утырышында катнашуыгыз безнең өчен зур мәртәбә», - диде республика Рәисе.
Төркемнең соңгы күчмә утырышы узган елның декабрендә Куала-Лумпурда узды. Татарстан Рәисе Әнвәр Ибраһимга ул чакта күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Малайзия дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Малайзия белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Үзара товар әйләнеше үсеше күзәтелә, авыл хуҗалыгында, нефть-газ һәм нефть химиясе өлкәсендә, ИТ-технологияләрдә һәм башка юнәлешләрдә багланышлар үсә.
Татарстан Рәисе халыкара яшьләр хезмәттәшлеген мөһим фактор дип атады. Узган елның декабрендә Татарстан делегациясе үз вакытында Әнвәр Ибраһим җитәкләгән Малайзия Милли яшьләр советы эшчәнлеге белән танышты. Быел көз Куала-Лумпурдагы халыкара яшьләр үзәге базасында уртак яшьләр лагерен уздыру планлаштырыла, анда Татарстан һәм Малайзиядән 200 яшүсмер катнашачак.
"Безнең республика - Россиядә ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Шулай ук без хәләл индустрияне үстерү өлкәсендә дә зур эш алып барабыз. Бу да безнең хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр. Безгә Малайзиядән коллегаларыбыз зур ярдәм күрсәтә. Без сездән өйрәнәбез, иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерәбез", - диде республика Рәисе.
Әнвәр Ибраһим Татарстанга чакырулары өчен рәхмәт белдерде. "Кичә Владимир Путин белән әңгәмә вакытында мин, һичшиксез, Татарстан Республикасына барырга тиешмен, дидем. Безнең белән бик зур делегация килде. Без командам белән сәүдә-икътисадый мәсьәләләр, ислам банкингын кертү, хәләл индустрияне үстерү турында фикер алышырга әзер. Минемчә, Татарстанның потенциалы, тәкъдимнәре бик күп. Без эшләргә һәм элемтәләребезне үстерергә әзер", - диде Малайзия Премьер-министры.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Әнвәр Ибраһимның Казанга визиты - мөһим вакыйга. "Без Сезгә бик шатбыз. Сезнең визит безне тагын да активрак эшләргә дәртләндерә. Безнең элемтәләр тагын да интенсив булырга тиеш», - дип өстәде Татарстан Рәисе.
Шулай ук республика Рәисе Премьер-министрга татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның инглиз телендәге шигырьләр җыентыгын тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез